dcsimg

Мамык (үсемлек) ( Tártaro )

fornecido por wikipedia emerging languages
 src=
Мамык куагы

Мамык (Gossypium) — мальвалар үсемлек төреннән булган, көньякта игелә торган берьеллык үләнчел үсемлек, яки куак. Мамык — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә.

Үзәк тамыр системасы көчле. Чәчәкләре эре, ак, сары төсләрдә. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Җимеше — тартмачык, 3—5 капкач белән ачыла. Күн санлы орлыклар озын ак төкчәләр белән канланган, алар — орлык тарату өчен җайланма. Төкчәләрнең озынлыгы 50—60 мм га җитә.[5]

Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма сугару юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга. Барыннан да элек аны Һиндстанда, аннан сон Кытайда һәм Мисырда үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда киҗе-мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, АКШта, Кытайда, Бразилиядә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.

Тартмачыктагы йомшак массаны астында орлыклары бул. Орлыгын гомуми массадан аерып алуы бик җиңел түгел. Олыклары җепселләр, ягъни бик нечкә, озын һәм кыска сүсләр белән чуалган. Киндер һәм җитеннең сүсләре — сабакларында булса, мамык үсемлегенең — орлыкларында була.

Орлыкларыннан шулай ук май сыгып чыгаралар. Ул консерв сәнәгатендә кулланыла һәм маргарин эшләүгә китә. Болардан тыш, мамык маен сабын кайнатуда кулланалар, аннан гөлсирин һәм стеарин алалар. Мамык маен сыкканнан соң түп кала. Ул — туклыклы терлек азыгы. Майны сыгу процессында калган башка калдыклардан гудрон аерып алалар. Аны юлның каты түшәмәсенә һәм кызуга түзүчән лаклар җитештерүдә кулланалар. Орлык кабыклары этил һәм метил спирты ясауга китә. Сабаклары — ягулык һәм төзү материалы булып хезмәт итә. Яфракларыннан исә алма һәм лимун кислотасы алырга була.

Чыганаклар

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
  • 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  • Линней К. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  • АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  • GRIN үсемлекләр таксономиясе
  • Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит230
  • licença
    cc-by-sa-3.0
    direitos autorais
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    original
    visite a fonte
    site do parceiro
    wikipedia emerging languages

    Мамык (үсемлек): Brief Summary ( Tártaro )

    fornecido por wikipedia emerging languages
     src= Мамык куагы

    Мамык (Gossypium) — мальвалар үсемлек төреннән булган, көньякта игелә торган берьеллык үләнчел үсемлек, яки куак. Мамык — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә.

    Үзәк тамыр системасы көчле. Чәчәкләре эре, ак, сары төсләрдә. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Җимеше — тартмачык, 3—5 капкач белән ачыла. Күн санлы орлыклар озын ак төкчәләр белән канланган, алар — орлык тарату өчен җайланма. Төкчәләрнең озынлыгы 50—60 мм га җитә.

    licença
    cc-by-sa-3.0
    direitos autorais
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    original
    visite a fonte
    site do parceiro
    wikipedia emerging languages