dcsimg

Ясмык ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Ясмык, азык ясмыгы яки гадәти ясмык (лат. Lens culinaris) — кузаклы гаиләлегенә карый торган үсемлек,төгәл генә әйткәндә Lens ыругының астөре. Ясмык борын заманнардан игелә торган мөһим азык-төлек яки терлек азыгы культурасы. Якын Көнчыгышта аеруча популяр.

Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар. Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк – ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.

 src=
Ясмык орлыгы

Ясмыктан пешерелгән ризыклардан баш тарткан кешеләр бик зур хата ясый, ди диетологлар. Туклыклыгына карасак, ул ипи белән итне дә алыштыра ала икән. Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, углевод, калий, кальций, магний, цинк, тимер, фосфор һ.б. кеше организмына кирәкле микроэлементларга бай. Галимнәр раславынча, анда бик күп фолий кислотасы бар, ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмык дөньяда иң зарарсыз ризыкларның берсе булып санала. Чөнки ул, башка үсемлекләргә караганда, үзенә зарарлы нитратларны сеңдерми.

Чыганаклар

  • 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  • 2,0 2,1 2,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары

    Ясмык: Brief Summary ( Tatar )

    provided by wikipedia emerging languages

    Ясмык, азык ясмыгы яки гадәти ясмык (лат. Lens culinaris) — кузаклы гаиләлегенә карый торган үсемлек,төгәл генә әйткәндә Lens ыругының астөре. Ясмык борын заманнардан игелә торган мөһим азык-төлек яки терлек азыгы культурасы. Якын Көнчыгышта аеруча популяр.

    Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар. Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк – ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.

     src= Ясмык орлыгы

    license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары