dcsimg

Рапс ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Рапс (лат. Brássica nápus) — кәбестә төреннән булган үсемлек. Кыргый төрдә очрамый. Бу майлы культура безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рапс шепкән белән кәбестә кушылудан барлыкка килгән дип фаразлана. Рапсның тамыр системасы ике метр тирәнлеккә кадәр китә ала.

Рапс үскән туфракны йомшарта, аның структурасын яхшырта, икенчедән, черегәч, органик ашламага әверелә. Рапс — бик яхшы фитосанитар. Ул үскән басуларда тамыр черүе авыруының эзе дә калмый. Агрономнар телендә “плужная подошва” дигән төшенчә бар. Гади тел белән әйткәндә, җир ел саен сабан белән сөрелеп тыгызлана. Рапсның тамыры исә шул тыгызланган җирне йомшартуда мөһим роль уйный.

Рапс биләгән мәйданнар икенче елны бодай чәчү өчен менә дигән җирлек булып тора. Җирне хәтта эшкәртеп торырга да кирәкми. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, рапс үсеп, структурасы яхшырган җирләрдә бодай һәр елны ишелеп уңа. Бу культураны чәчү әйләнешенә кертүнең төп өстенлеге шундадыр, дип уйлыйм.

Русиядә рапсны бер гасыр элек куллана башлыйлар. Канада "кунагы" бездәге климат шартларын үз итә. Рапсның тагын бер үзенчәлеге – ул үзеннән соң туфрак катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар, шул исәптән фосфор калдыра. Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, һектарыннан ким дигәндә 5 ситнер өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эшкәртү теләсә кайда түгел, нәкъ менә шундый кырларда гына тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр. Рапстан соң чүп үләннәр дә әллә ни иркенәеп китә алмый икән. Русия кебек илдә рапс җитештерү мәйданы 2011 елда нибары 800 мең һектар тирәсе булган. Уңышы да 1 миллион ярым тонна чамасы гына. Шул ук Канада исә рапсны узган ел 11 миллион тоннадан артык җитештергән.

Җитештерү

Иң күп рапс экспортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс экспортының %-ы): Канада – 4710 (41%), Австралия – 1410 (12%), Франса – 1120 (9.8%), Украина – 876 (7.8%), Пүлшә – 403 (3.5%), Румыния – 402 (3.5%), Нидерланд – 285 (2.5%), Алмания – 256 (2.2%), Маҗарстан – 237 (2.1%).

Иң күп рапс импортлаучы илләр (2014 ел, млн $, дөнья рапс импортының %-ы): Кытай – 2400 (21%), Алмания – 1980 (17%), Япония – 1190 (10%), Билгия – 1160 (10%), Нидерланд – 752 (6.6%), Мексика – 670 (5.9%), Пакстан – 534 (4.7%), АКШ – 453 (4%), Франса – 423 (3.7%), БГӘ – 392 (3.4%).[4]

Чыганаклар

Искәрмәләр

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Рапс: Brief Summary ( Tatar )